Иң актив укучыбыз – Күгәйдә
Яшәеш

Иң актив укучыбыз – Күгәйдә

2018 елның икенче ярты еллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатуны хәтерлисездер.

Районыбыз­да иң күп матбугатка язылучы Күгәйдән Фарсат Әхмәдуллин шулчак чиләкләр отып, рәхмәтләр әйтеп, бик риза булып кайтып киткән иде. Кабат очрашырга насыйп булды. 22 төрле газета-журнал алдыручы Фарсат квитанцияләрне Казанга «Татмедиа» җәмгыятенә дә юллаган. «Газетага языл да телевизор от» акциясендә катнашып, телевизор ук отмаса да, иң актив якташыбыз кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

– Матур чиләкләрегез белән рәхәтләнеп сыер савабыз, бу бүләк белән парланып мунча керергә язсын, бик зур рәхмәт, гел шатландырып торасыз, – ди мунча наборы откан Фарсат Әхмәдуллин.

Алия Гаязова фотосы.


Нет комментариев