«Иң актив һәм бердәм урам» кайсысы?
Яшәеш

«Иң актив һәм бердәм урам» кайсысы?

Ниһаять кар яуды, күңелләрдә яңа ел хисе бөтерелә. Яңа ел бәйрәменә әзерлек максатыннан, быел Олы Ачасырда гадәттәгечә иң матур бизәлгән йорт түгел, ә «Яңа елга иң матур бизәлгән урам» бәйгесе оештырыла.

25 декабрьгә кадәр урамнарда матур итеп бизәлгән чыршылар, йортлар барлыкка килергә тиеш. Үз урамыңны яклап видеога төшерергә һәм шуны авылның «Вконтакте» төркеменә куярга кирәк. Тавыш бирү ярдәмендә җиңүче ачыклана. Активларга истәлекле бүләкләр һәм «ИҢ АКТИВ һәм БЕРДӘМ УРАМ» дигән мактаулы исем биреләчәк.

 


новый 2018 год

Нет комментариев