Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң актив абунәчебез– Мамадыш-Әкилдә

«Татарча диктант – 2019» белем акциясендә олысы да, кечесе дә катнашты. Инде акция узучы мәйданнарга бару мөмкинлеге булмаганнар, онлайн рәвештә яза алды.

Мамадыш-Әкил авылында гомер итүче Флера Минһаҗ кызы Тимершинага 82 яшь! Инде акция турында ишеткәч тә, үзен сынап карарга тели. Аяклары авыртып, чыгып йөри алмаганга, Татар Танае мәктәбенә бару мөмкинлеге булмый. Әмма ул барыбер үз дигәненә ирешә: диктантны онлайн рәвештә өендә яза. Районда иң өлкән диктант язучыбыз үз эшенә «5»ле билгесен дә ала. 
Флера апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, матбугаттан башка яши алмый. Өенә 5 газета, 3 журнал яздыра һәм башыннан ахырына кадәр, бер хәрефен дә төшереп калдырмый, укый. «Яшел Үзән»не кулына алгач та, иң беренче сканворд чишә. Башны да эшләтә, уйлау сәләтен дә ныгыта. Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.
Ә инде 2020 елның беренче ярты еллыгына язылу дәвам итә. Озакка сузмый гына, почта бүлегенә барып, «Яшел Үзән»гә язылып куйсагыз, бер эш кимеп, күңелегез тыныч булып торыр. 
«Яшел Үзән»гә 6 айга язылу бәясе – 711 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев