Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 37 җинаять теркәлгән

Шуларның 22се – шәһәрдә, 15е районда булган. 1 һөҗүм ясау, 3 талау, 24 урлау, 3 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт теркәлгән.

Төзүчеләр урамындагы бер фатирда 33 яшьлек ирнең, 100 сум акчасын, курткасын һәм аяк киемен талап алып чыгып киткәннәр. Моны беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 36 яшьлек яшел үзәнленең кылганлыгы ачыкланган.
Яшел Үзәннең Комаров урамындагы кибеттән 2938 сумлык товар урлап, элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир тотылган.
Шушы ук кибеттән тагын 2359 сумлык товар урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 19 һәм 20 яшьлек Казанда яшәүчеләр шик астына алынган. 
Васильевоның Ленин урамындагы кибеттән билгесез затлар төнлә тәрәзәсен ватып кереп, товар урлап чыккан. Зыян суммасы ачыклана. 
36 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан - 48000 сум, ә 30 яшьлек хатын-кызның 14500 сум акчасы урланган. 
32 яшьлек яшел үзәнлегә мошенниклар банк хезмәткәре дип ялганлап шалтыраткан һәм картасыннан 8383 сум акчасын алган. 
Яшел Үзәннең Северная урамында беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 32 яшьлек ир наркотик матдә белән тотылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев