Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гыйззәтуллиннар

Солтан абый һәм Кәримә апа Гыйззәтуллиннар озак еллар  Бишнәдә  яши инде, безгә кадәр үк бу авылга килеп урнашкан кешеләр. Бишнәдәге  иң тырыш гаиләләрнең берсе  дип тә әйтер идем.

Солтан абый гомере буе механизатор булып хезмәт куйды. Кәримә апа математика, физика, немец телен – иң авыр фәннәрне укытты.
Икесе дә эшкә уңган, җитезләр. Бар эшләрен бергәләп, киңәшләшеп эшлиләр. Солтан абыебыз егетләрчә һаман  йөгереп эшләп йөри, сөбханАллаһ. Матур итеп гармунда да уйный белә әле ул! Кәримә апа камыр ашлары пешерергә бик оста. Мәктәптә дә кунаклар килгәндә, тәмле пироглар пешереп безне дә, кунакларны да сыйлый иде. Әле бит кеше белән беррәттән ачык дәрес дә бирәсе бар. Клубтагы чараларда да катнашырга вакыт таба. Кул эшләрен дә яратып башкара. Газета-журналлар белән дә гомер буе дус, укыр­га ярата. 
Менә дигән өч бала тәрбияләделәр. Уллары Айрат, кызлары Солтания белән Лилия дә бик тырыш, тәртип­ле булып үстеләр. Мәктәптә дә, авыл яшьләре арасында да үрнәк булдылар. Хәзер үзләре сәләтле балалар үстереп, матур яшиләр. Бу гаиләнең һәммәсенә сәламәтлек, тигезлек, матур тормыш, озын гомер теләп калам. Йортлары шатлыктан балкып торсын!

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев