Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гыйлметдинов: җәйгә дәүләт телләре белән яңа белем бирү стандартлары көтәбез

Яңартылган стандартлар балаларның сөйләм теле дәрәҗәсеннән башлап тел белән танышуын күздә тота.

Республиканың дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә алган яңартылган белем бирү стандартларын хуплау мәсьәләсе 2021 елның җәенә хәл ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА белән әңгәмәдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Агентлыкның әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, федераль белем бирү стандартларының яңа буыны (ФГОС) эшләп бетерүнең финал стадиясендә. Балаларны тел белән таныштыру яңартылган формула буенча төзеләчәк.

"Телнең бераз башка статусы булачак. Ул баланы грамматикага тирәнтен өйрәтми, ә сөйләшүгә якынрак тора. Мин бик ышанам ки, мондый белем бирү стандарты ярдәмендә тел укыту программасына җайлаштырылачак һәм без шундый предмет алачакбыз. Ул вакытта мәктәп бу дәресне ничек урнаштырырга кирәклеген хәл итәчәк. Һәм Укучының сайлау хокукы барлыкка киләчәк", - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Парламентарий сүзләренә караганда, хәзер яңа Федераль закон проектларын РФ Президенты администрациясендә профильле эшче төркем өйрәнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа ФГОСлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына кабул итәчәк яки эшләп бетерергә җибәрәчәк.

"Җәй башына кадәр без бу мәсьәлә буенча карарлар көтәбез. Бу бик мөһим, чөнки моның нигезендә безгә дәреслекләр һәм пособиеләр эшләргә кирәк", - дип нәтиҗә ясады Илдар Гыйльметдинов.
Интервьюны тиздән Sntat.ru сайтында укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев