Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Грипп: прививка ясатыргамы, юкмы?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен сезонлы эпидемия вакытында грипп белән бар планета халкының 5тән 10 процентка кадәре авырый. Бу 1 миллиардка якын кеше дигән сүз. 2-3 миллион авыр төрдәге очрагы теркәлә. 650 меңгә кадәр кеше грипптан үлә. Үзеңне бу авырудан саклауның иң ышанычлы юлы – вакцинация.

Яшел Үзән дәваханәсенә балалар өчен – 10525, ә өлкәннәр өчен 12960 доза вакцина кайткан инде. Гриппка каршы прививка ясатыргамы, юкмы дигәндә, халык ике төркемгә бүленә. Шул ук вакытта, икеләнүчеләр дә шактый.
Вакцинация ясатуның төп максаты – халыкны инфекция йоктырудан саклау. Шулай эшләгәндә, авырып, өзлегү кими. Риск төркеменә балалар, иммунитеты түбән кешеләр, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар керә.
Гриппны, гадәттә, авыр кичерәләр, аның җиңел формасы юк. Һәм барчабыз да яхшы белә, грипп вирусы бик тиз тарала.
Прививка ясатыргамы? Өч сорауга җавап биреп карыйк әле.

мин Ни өчен прививка ясатам?
Прививканы ел саен ясату аның вируслары һаман үзгәреп торуга бәйле. Шуңа да вакцина составын яңартып торалар.

– 3 ел элек вакцина ясаткан идем, узган ел авырдым.
– Менә бу очрак та прививканы ел саен ясатырга кирәклеге турында әйтә. Беренчедән, вирус штаммнары тиз үзгәрә. Икенчедән, вакыт узу белән организмның иммуна җавабы кими. Һәм, бу очракта, өч ел элек ясатылган вакцина берничек тә ярдәм итми.

– Вакцинадан грипп белән авырырга мөмкинме?
– Юк. Вакцинадан грипп белән авыру мөмкин түгел. Шулай да, кайберәүләр берникадәр вакыт вакцинациядән соң үзләрен начаррак хис итә. Мондый реакция еш очрамый, әмма бу нормаль күренеш дип санала. Буыннар һәм инъекция ясаткан урын авырту, хәлсезлек, 37гә кадәр температура күтәрелү күзәтелергә мөмкин. Шулай итеп, иммун системасы организмны грипп вируслары белән көрәшкә әзерли. Әгәр дә үзегезне әйбәт хис итәсез икән, бу гриппка каршы вакцина үз вазифасын башкармый дигән сүз түгел.

– Прививка ясаткач, грипп белән авырыйммы?
– Прививка ясатып та, грипп белән авырган очракта, сез аны җиңел формада, өзлегүләрсез кичерәчәксез. Вакцинация шул максаттан ясала да инде, кешене грипптан 100 процент саклау ул икенче мәсьәлә. Теләсә кайсы очракта да гриппка каршы вакцина үз эшен башкара.
Гриппка каршы вакцина куркыныч түгел, аннан саклану мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Шушы көннәрдә генә «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләре дә гриппка каршы прививка ясатты. Елдагыча, редакциябезгә май кояшы булып балкып, 1нче поликлиниканың участок шәфкать туташлары Гөлсинә Гайнетдинова белән Ләйсән Җәләлиева килде. Үз эшләрен җиренә җиткереп, бик осталык белән башкарып киттеләр. Шулай булгач, безгә авыру куркыныч булмас, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X