Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький мәдәният үзәге – балаларның ялын үзенчәлекле итә

2019 елда "Горький исемендәге мәдәният үзәге" МБУ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын "Будем домик наживать!" проекты белән отты.

Шуннан бирле бу уен программасы Үзәк өчен традициягә әйләнде. Быел гына да шәһәрнең мәктәп яны лагерьлары өчен 8 чара үткәрелде.

Проект кысаларында балаларны рус халык иҗаты тарихы белән тирәнтен таныштыру бара, кызлар рус сарафаннарын кия һәм яулыкларын бәйли, малайлар - билбаулы күлмәкләр кия. Алар баянчы Фирдүс Нигъмәтҗановның аккомпанементы астында җырлар, такмазалар өйрәнәләр, әйлән-бәйлән уйныйлар, халык уен кораллары белән танышалар. Аннары алар бармак театры дөньясына эләгә һәм үз куллары белән ясаган бармак уенчыкларын, мактану өчен өйләренә алып китәләр.

Бер генә баланың да биредән начар кәеф белән китмәвен ышандырып әйтә алабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев