Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге завод исеменнән котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле горькийлылар, ветераннар!

Чын йөрәктән  Яңа ел котлаулары кабул итегез!
Узып бара торган ел гади булмады, әмма  без аны  лаеклы нәтиҗәләр һәм югары уңышлар белән тәмамлыйбыз. Ул төрле, кызыклы һәм мөһим вакыйгаларга бай булды. Узып бара торган елда «А.М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы» АҖ тотрыклы динамикалы үсеш курсын алып, эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча алга куелган бурычларны уңышлы үтәп чыкты. Техник кораллану һәм производство базасын модернизацияләү буенча зур эш башкарылды, яңартылган ике цех ачылды. «Град» 21631 проекты сериясеннән унынчы  кече ракета корабленә, 22100 проекты сериясеннән  икенче сак корабленә, А145 проектыннан ике   гражданлык  тиз йөрешле суднога нигез салынды. Социаль сәясәт кысасында күп нәрсә эшләдек һәм «Кызыл металлист» торак комплексында яңа йорт төзи башладык. Ел ахырында предприятие «Эшлекле камилләшү» номинациясендә
ТР Хөкүмәте Премиясен алу конкурсында бүләкләнде.
Уртак уңышка үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Яңа елда да без туган предприятиене үстерүгә, яраткан шәһәребезнең, Татарстан Республикасының һәм тулаем илебезнең  чәчәк атуына юнәлтелгән хәрәкәтне дәвам итәрбез дип ышанабыз.
Производство уңышларыннан тыш, һәрберебезнең тормышында булган иң мөһим нәрсәләр турында әйтергә кирәк. Озакламый календарьда дата үзгәрәчәк, әмма безнең төп кыйммәтләр үзгәрмәячәк, болар  –  гаилә, дуслар, мәхәббәт һәм тугрылык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, хөрмәт һәм толерантлык.  Алар бөтен ситуациядә дә көч һәм авырлык­ларны җиңәргә, югары үрләр яуларга мөмкинлек бирәчәк.
2018 ел бусагасында елның яңа уңышлар, бәхет, яхшы үзгәрешләр, һәр йортка иминлек, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм шатлык китерүен телибез. Сыйфатлы эш, һөнәри казанышлар һәм лаеклы җиңүләр юлдаш булсын. Өлкән буынны рухи күтәренкелек ташламасын, яшьләрнең иң амбициоз идеяләре тормышка ашсын!
Бәхетле Яңа ел белән сезне!

Ренат Мистахов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең генераль директоры

Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән  заводы» АҖнең профсоюз оешмасы рәисе         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького поздравления