Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Горький» исемендәге завод директоры Александр Карпов тәбрикли

Хөрмәтле корабль төзүчеләр!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәм – Корабль төзүчеләр көне уңаеннан котлаулар кабул итегез! 
Диңгез гизүләр башлану белән сәүдә флоты безнең илнең үсешенә һәм чәчәк атуына китергән, ә хәрби флот аның иминлеге һәм көчлелеге гаранты булып кала. Монда, иң беренче чиратта, кешегә су стихиясен җиңәргә мөмкинлек биргән кораб төзүчеләрнең  геройларча һәм намуслы хезмәте ята. 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ Яшел Үзәннең иң зур предприятиеләренең берсе буларак, аның кораблары безнең данлыклы шәһәрдә яшәүче һәркемнең горурлыгы булып тора. Сез – кадерле завод хезмәткәрләре, үз эшегезне яратасыз, хезмәтегезгә  бөтен белемегезне  һәм тәҗрибәгезне куясыз. Предприятиедә  уникаль елга һәм диңгез кораблары, суднолары җитештерелә һәм күбесенә башка илләрдә дә тиңнәр юк. Тиз йөри һәм авыр йөк ташый торган, көчле һәм маневрлы, сугышка сәләтле кораблар Россия флотын ныгыта һәм үстерә. 
Кадерле хезмәттәшләр! Бәйрәм белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, һөнәри һәм шәхси уңышлар, бәхет һәм шатлык телим!
Хезмәтегез, максатка ирешә алуыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм катлаулы хәлләрдә җиңүгә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Шәһәр һәм республиканың икътисади потенциалын үстерүгә,  безнең илнең оборонасын ныгытуга һәм бөек диңгез державасы буларак Россиянең югары статусын яклауга  керткән өлешегез өчен рәхмәт.

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ 
генераль директоры,
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ 
профсоюз оешмасы рәисе.
 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев