Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Горький» исемендәге завод директоры Александр Карпов тәбрик итә

Хөрмәтле моряклар һәм Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары! Кадерле яшел үзәнлеләр! «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең күпсанлы коллективы исеменнән Хәрби-Диңгез флоты Көне белән ихлас котлаулар кабул итегез.

Хәрби-Диңгез Флоты көне – ул үзенең гомерен флотта намуслы хезмәт итүгә багышлаган, үз илен чын күңелдән яратучы көчле рухлы, хәрби диңгезчеләргә, аның чәчәк атуын һәм какшамаслыгын күрергә теләгән һәркемгә намус һәм дан билгесе.
Бу көнне без барлык буын хәрби морякларга фидакарь хезмәте, чиксез батырлыклары һәм Бөек Ватан сугышы елларында Ватан алдындагы гаять зур казанышлары өчен рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә улларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз ышанычлы саклаган тынычлык сезгә – рәхимсез дошман белән көрәштә яуланган. Без сезнең батырлык алдында баш иябез һәм аның турында хәтирәне саклыйбыз. 
Хәрби диңгезчеләрнең хәзерге буыны аларның эшен дәвам итә. Россия Хәрби-Диңгез флоты хәрби хәрәкәтләрнең биш диңгез һәм океан театрларында стратегик бурычларны уңышлы хәл итә, бөек диңгез державасы буларак илебезнең абруен ныгыта һәм аның Хәрби-Диңгез флотының югары хәрби сәләтен раслый. Зурлыклары, кораллары һәм егәрлекләренә таң калырлык заманча су асты хәрби корабльләре монда соңгы роль уйнамый.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ хезмәткәрләре үзләре белән төзелгән корабльләр белән хаклы рәвештә горурлана. соңгы 6 елда гына да завод махсус билгеләнештәге 15 берәмлек хәрби корабль һәм катер тапшырды – алар арасында 21631 проектының танылган кече ракета кораблары, 21980 проектының махсус билгеләнештәге катерлар сериясе, 22100 проектының чик сакчылары корабы, «Гепард-3.9» фрегатлары, 22160 проектының патруль корабы һ. б.
Бу матур көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, бәхет һәм иминлек телибез. Бу бәйрәм һәрвакыт якты, тыныч һәм шатлыклы булсын! 
 

А.Н.Карпов, 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән  заводы» АҖ  генераль директоры,
 М.А.Подгорнов, 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖпрофсоюз оешмасы рәисе 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев