Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Горький» исемендәге завод директоры Александр Карпов тәбрик итә

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең  күп меңлек коллективы исеменнән иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлап, чын күңелдән һәм йөрәктән чыккан  теләкләрне кабул итеп алыгыз.
12 июнь – илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата, ул ирек һәм бәйсезлек символы булып тора һәм Россия дәүләте тормышында яңа этап ача. Яңа Россиянең формалашуы гади булмады, әмма илебез бөек мәмләкәтнең югары дәрәҗәсен уникаль тарихы, бай мәдәнияте һәм рухи мирасы, ә иң мөһиме гасырлар буена килгән традицияләрне кадерләп саклаучы, ватаннарының чәчәк атуына тырышып хезмәт куючан халкы белән үзенең югары абруен раслады. 
Бүген безнең горурланырлыгыбыз бар, чөнки илебез динамикалы үсештә, халыкара аренада үз позициясен ныгыта һәм ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте бөтен илебез белән бер сулышта яши. Заводлылар көн саен илебез оборона сәләтен ныгыту өчен тырыша, бөек диңгез державасы буларак Россиянең данын күтәрүгә ярдәм итүгә омтыла.  
Хөрмәтле дуслар, чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, туган ягыбыз һәм ватаныбыз хакына хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телисе килә.

А.Н.Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры
М.А.Подгорнов, 
Профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев