Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге Яшел Үзән заводының яңа генераль директоры итеп Александр Филиппов билгеләнде

Бүген Филипповны билгеләү буенча рәсми тантана булды.

Чара барышында аңа ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уңышлар теләде.

Филиппов Яшел Үзән заводына 1997 елда килә, гади эшчедән предприятие җитәкчесенә кадәр юл уза. 2019 елның гыйнварында генераль директорның беренче урынбасары урынына билгеләнә. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамотасы, "Михаил Калашников" медале белән бүләкләнгән.

"Бу билгеләнүне мин "Ак Барс" судно төзелеше корпорациясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе, Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчелеге тарафыннан ышаныч буларак бәялим. Алда безнең эшләр һәм бурычлар күп, һәм безнең эш кирәкле булачак, мин моңа шикләнмим ", - дип белдерде Филиппов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев