Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горькилылар иң яхшы машина йөртүчене сайлады

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Ә А.М.Горький исемендәге заводта бу дата уңаеннан һөнәри осталык бәйгесе булды.

Горькилылар биш ел рәттән предприятиенең иң тәҗрибәле һәм виртуоз машина йөртүчесен сайлый. Ярышларда катнашучылар  артык көч куймыйча күп тонналы машиналар белән йөри. Машина йөртүчеләр юл куркынычсызлыгы һәм пунктуальлек турында ишетеп кенә белми. Чөнки алар үз эшләренең остасы, һәркайсының стажы зур. Ярышларда, гадәттәгечә  дүрт команда катнашты, һәрберсендә – дүртәр машина йөртүче. Мондый бәйге өчен ярыш исемлеге дә традицион: фигуралы йөртү, автомобиль капоты астында  ут кабуларны  сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте белемен тикшерү.

Һәр күнегүне машина йөртүчеләр төгәл һәм тиз үти. Аларның һөнәрендә иң мөһиме – игътибарны туплау, диләр үзләре катнашучылар. Нәкъ шул сыйфатлар  аларга иң зур тизлек белән һәм штраф очколарсыз сынауларны узарга булыша. Конкурсантлар фикеренчә, чын машина йөртүче булу өчен аерым сыйфатларга ия булу кирәк.
– Чын машина йөртүче тыныч булырга, юлларда ашыгып йөрмәскә тиеш, – ди А.М.Горький исемендәге заводның автотранспорт цехы машина йөртүчесе Владимир Белый. – Характеры буенча тыныч кеше  конфликтлар чыкмасын өчен  ачык күңелле дә булырга тиеш, ул вакытта аның барысы да килеп чыгачак.
Динар Әсәдуллин  рульдә 10 елдан артык  инде. Шуларның ул өч елын Горький исемендәге заводта эшли. Бу һөнәргә әтисе эзеннән килгән, ул да балачактан ук, башка малайлар кебек үк зур йөк машинасын йөртергә хыялланган. Һөнәри осталык конкурсында ул беренче тапкыр гына катнашмый һәм мондый чараларны уздыру бик кирәк дип уйлый. Монда бит осталыгыңны гына күрсәтмисең, ә үзеңә позитив та аласың.
Ярыш нәтиҗәләре буенча  команда зачетында «Трактор» командасы иң яхшысы дип танылды. Шәхси конкурста  беренче урында – Владимир Белый. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Айгөл Герасимова.

Фото завод сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс лучший водитель Зеленодольский завод Горького