Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГОМЕРЛЕК ЮКСЫНУ

Әнә шушы исем астында Мулла Илендә узган чара күбебезне моңсулатты, елатты.

Исән булса, бу көннәрдә  халык укытучысы (мин аны шулай атыйм), шагыйрь Равил Сәйфетдиновка 80 яшь тулган булыр иде.  Бу кичә Равил абыйны  хөрмәт иткән барлык кешене бергә  җыйды.  Яратмаслык, хөрмәт итмәслек кеше түгел иде шул – чын КЕШЕ. Әнә шуңа да зал тутырып килгәннәр.

Равил абыйны юксынып сөйләгән һәркемнең кулында  аның китаплары иде. Укучысы, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова әйткәнчә, аның  китаплары бер  сулыш белән укып чыга торган түгел, берәм-берәм  укып, сеңдереп, кайта-кайта укый торган шигырьләр...

Юксынып та, горурланып та утырдым – аның дәвамчылары күпме?! Кичәгә кайтканнары, кайта алмаганнары? Күбесе  милләтебез, телебез, динебезне үстерү юлында. Улы, 16нчы татар мәктәбе директоры  Рөстәм  Сәйфетдинов – әтисе  юлын, әтисе эшен  дәвам итәрлек шәхес буларак өлгереп җитте.

 

 

Равил Сәйфетдинов һәм «Яшел Үзән». Газета нәшер ителә башлаган беренче көннән үк  хезмәттәшлек итте ул безнең белән.  Ә хәзер без бер ятим шикелле. Хәтерләсәгез, «Фирүзә» дә бик сирәк  дөнья күрә.  Равил абыйсыз ...  Юк, яхшы шигырь язучылар юклыктан түгел. Ничектер, алтын баганасын югалтты шикелле ул.

Кичә ахырында бик яхшы  фикер  әйтелде. Шушы авылда туып үскән Ирек Абдуллин һәр ел саен, Равил абыйның туган көненә, шигырь язучылар арасында Равил Сәйфетдинов исемендәге призга фонд ачу тәкъдиме белән чыкты. Залда утыручылар бу фикерне бертавыштан хуплады.

 

Сәхнә тутырып  балалар, Мулла Иле, Ачасыр, Танай, Норлат мәктәбе укучылары  аның шигырьләрен  укый:

Кичерегез мине, бәгырьләрем –

Яза  алмый  калган шигырьләрем.

Равил абый, язылмый калган шигырьләрегез – балаларыгызда, оныкларыгызда, тәрбияләгән укучыларыгызда. Алар Сез җиткерергә теләгән фикерләрне тормышка  ашырыр, Сезнең кебек,  милләт өчен  янып яшәгән фанилыкны динилек белән бергә  үреп барып, дәвамчыларыгыз булыр. Сезнең хезмәт юкка чыкмас.

Э.Гыйбадуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев