Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомерлек төрмә яный

Яңа Турада эре партия – 1250 граммнан артык синтетик наркотик табылган.

Наркоконтроль оперативникларына шул билгеле була: 32 яшьлек Киров өлкәсендә яшәүче хатын-кыз һәм аның белән бергә яшәүче 27 яшьлек казанлы наркотикларның зур партиясен тарату белән шөгыльләнә. Алар товарны Мәскәүдә контактсыз ысул белән сатып ала һәм «синтетика»ны төргәкләргә бүлеп, Казан һәм Яшел Үзән территориясендә шулай ук контактсыз ысул белән тарата. Әлеге пар Яңа Турада коттедж да яши, наркополицейскийлар биредә тентү ясый. Тентү вакытында наркотикларның зур партиясе табыла, шунда ук тайникларның адреслары язылган ноутбук, наркотикларны бүлү кораллары – үлчәү, савытлар, пакетлар, скотч табыла. Наркотиклар сатудан кергән 600 мең сум акча да була.
Бу факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы тикшерү бүлегендә аеруча зур күләмдә наркотиклар тарату буенча җинаять эше кузгатыла. Җинаятьчеләргә гомер буе төрмәдә утыру куркынычы яный. Гомерләренең иң матур вакытларында ак үлем таратып, үзләренә, якыннарына күпме кайгы-хәсрәт китерәләр.

Лилиана Славкина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X