Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомерегезгә нокта куярга ашыкмагыз

Бүгенге көндә иртә торсак та, кич ятсак та, халык телендә бер сүз – коронавирус. Бу безнең яшәешебезнең астын-өскә китергән котычкыч авыру. Аз гына вакыт эчендә күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килгән зәхмәт вирус ул. Әлеге авыру белән без кеше гомеренә куркыныч янаган башка чирләрне дә онытып җибәрәбез кебек. 21нче гасыр бәласе - СПИД турында да истән чыгармаска кирәк. Ходай сакланганны гына саклармын дигән бит!

ВИЧ - ул кешенең иммунодефицит вирусы, ягъни иммун системасын җимерүче вирус. Ул организмда рәхәтләнеп яши һәм үсеш ала. Ә иң куркынычы ВИЧны йоктырганнан соң күпчелек кеше берни дә сизмәскә мөмкин. Чөнки билгеләре гадәти салкын тию кебек кенә дә була ала. Тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә, гәүдә авырлыгы кими, хәлсезлек күзәтелә. Белгечләр авыруны йоктырган кеше еллар дәвамында үзен яхшы һәм сәламәт хис итәргә мөмкин дип әйтә.

 

- Әлеге чор яшерен стадия дип атала. Әмма бу вакытта организмда бернинди процесс та бармый дип уйлау ул - ялгышу. Организмга авыру эләккәннән соң, иммун системасы какшый. Ул авыруны китереп чыгаручыны юк итәргә тырыша. Кеше ВИЧны йоктырганнан соң ул әле СПИД белән авырый дигән сүз түгел. СПИД үсеш алганчы әле берничә ел үтәргә мөмкин. СПИД - ул ВИЧ белән авырый башлауның соңгы стадиясе. Шуңа күрә, үзегездә нинди дә булса тайпылышлар сизәсез икән, яшәү урыны буенча сырхауханәгә барып, анализ тапшырырга кирәк. Кан бирүнең бер авырлыгы да юк. Бушлай, аноним. Табибларның сезнең шәхси мәгълүматларыгызны башкаларга җиткерергә хокуклары юк. Кеше белер дип куркырга кирәкми. Дәвалауны иртә стадиядә башлау гомерегезне озынайта гына. Иң мөһиме -препаратларны вакытында, табиб кушуы буенча кабул итү. Дарулар дәүләттән бушлай бирелә һәм алар бүгенге көндә күпкә нәтиҗәле, гомерне озынайта, саулыгыгызны ныгыта һәм сәламәт бала табарга ярдәм итә, - дип сөйли Яшел Үзәннең баш табиб-эпидемиологы Юлия Нестерова.

 

Әлбәттә, авырудан дәваланганчы, аны булдырмау мең кат яхшырак. Шуңа да саклану чараларын күрергә кирәк. ВИЧ-инфекциянең кешедән кешегә йогу юллары нинди булуын белсәк тә, тагын бер кат искә төшереп китү артык булмас. Вирус өч юл белән күчәргә сәләтле:

  • кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану);
  • сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында;
  • инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.


Бу авыруны йоктырган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Яшел Үзән районында андыйлар 621 кеше исәпләнә. Ә исәптә тормыйча гына дөньясына үч итеп, башкаларга да чир ияртеп йөрүчеләр күпме?! Аларның бит берсенең дә маңгаена “Миндә - СПИД!” дип язылмаган. Шуңа да саклану чараларын иң беренче үзебез күрергә тиеш. Һәм болар хакында балаларыбызга, үсеп килүче буынга гел тукып, кисәтеп торсак артык булмас иде. Хәзер инде беребез дә надан түгел, теләсә нинди тема буенча мәгълүмат алу өчен дә  мөмкинлекләр җитәрлек. Массакүләм мәгълүмат чараларында да, интернет киңлекләрендә дә барысы да тәфсилләп язылган. Бары тик сәламәтлегебезгә битараф булмыйча, гади генә кан анализларын биреп, тикшеренеп тору комачау итмәс. Вакытында тапшырган анализлар, билгеләнгән дәвалану гомерне озынайта, башкалар кебек үк тулы тормыш белән яшәргә ярдәм итә. Шулай ук, диспансеризация узарга тәкъдим иткәч тә, миңа нигә кирәк соң әле ул, дип баш тартырга ашыкмагыз. Һәр медицина тикшеренүе теләсә нинди авыруны иртә стадиядә ачыкларга булыша. СПИД ул әле үләм дигән диагноз түгел, гомерегезгә нокта куярга ашыкмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев