Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомер көзләрегез якты булсын

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан Михаил Афанасьев район хакимияте ветераннарын Игелек һәм хөрмәт көне белән котлады.

Александр Степанович Фе доров исемен күпләр хә терли торгандыр. Норлат авы лында туган егет хез мәт юлын «Сельхозхимия» предприятиесендә инженер буларак башлый, 1991-2004 елларда Яшел Үзән һәм Яшел Үзән районы башлыгының беренче урынбасары булып эшли. Өченче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе була. 2011 елдан – лаеклы ялда, әмма бүген дә ул туган районы язмышына битараф түгел, иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Соңгы ике ел безнең районның Иҗтимагый советы әгъзасы була. Бүгенге көндә Александр Степанович яшьләр кебек янып яши: шахмат, уку, бакчачылык белән мавыга, еш кына саф һавада йөри, бик яхшы гаилә башлыгы һәм дүрт оныгына шәп бабай да әле.

– Яңа вазыйфада вәгъдә иткәнчә, сезгә беренче булып килдем. Ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм алга таба да ярдәм итәрсез дип өметләнәм. Бәйрәм белән! Сәламәтлек һәм озын гомер насыйп булсын, – дип теләде район башлыгы.
Александр Степанович белән әңгәмә вакытында алар шахмат партиясен дә уйнап алды.

Шул ук көнне район башлыгы Татарстан Респуб ли касының атказанган икътисадчысы Рәисә Хәсән кызы Яруллина янында да булды. Ул район хакимиятенең финанс бүлегендә 22 ел хезмәт иткән хөрмәткә лаеклы белгеч һәм җитәкче.

– Шәп команда белән эшләргә туры килде, аны беренче башлыгыбыз Хәмит Хәйретдинов оештырган иде. Бердәм, дус, тату коллектив булдык. Хезмәт юлы 90нчы елларга да туры килде, бюджетта акча юк, хезмәт хакы авырлык белән түләнде, аның каравы каршылыкларны җиңә алдык, – дип искә ала Рәисә Яруллина.

Ул Михаил Афанасьевка алга таба да шәһәребезне үстерүен теләде. Район башлыгы үз чиратында чәчәк һәм «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен тапшырды.
Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, ә һәрвакытта да лаеклы ялда булучы ветераннарыбызны искә алып, кадер-хөрмәт күрсәтик. Чөнки алар безнең матур киләчәгебез өчен тырышкан, гомер көзләрен дә лаеклы каршы алсыннар иде. Күршебездә генә яшәүче әби-бабайларыбызны да онытмыйк, хәлдән килгәнчә ярдәм итик. Игелекле гамәллә ребезне кызганмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев