Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГӨЛҖИМЕШ ҖЫЯРГА ВАКЫТ

Безнең якларда гөлҗимеш җыю вакыты август ахырына туры килә һәм октябрьгә кадәр дәвам итә. Өлгергән җиләкләрне билгеләү кыен түгел – алар ачык кызгылт сары яки кызыл төс алган, тотып карашка да каты.

Җиләк-җимеш өлгергән икән, ул куаклардан коелмый, ботакларда кышын да саклана. Тик җыюны озакка сузмаска кирәк, кырауларга чаклы хәстәрләү эшенә керешегез.
Гөлҗимештән кайнатылган эчемлек бик тәмле һәм гаять файдалы үзлекләргә ия! Иммунитетны арттыра һәм атеросклероз, салкын тию, матдәләр алмашында өзеклекләр, эчәк һәм бавыр авыруларын дәвалауда булыша. Шуны искәртик, гөлҗимеш җимешләре витаминнар, минераллар һәм төрле кислоталарга бай.
Әлеге җимештән компот, кесәл пешерсәгез яисә термоста кайнар су белән төнәтсәгез була. Шулай ук күпләр берничә җиләкне үлән чәенә өстәп, лимон һәм бөтнек кушып та эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев