Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөмбә. Нәрсәгә җыярга һәм нәрсәдә тозларга?

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, гөмбә белән ел саен 1000 россияле агулана, аларның 30ы – исән калмый.

Хәтта ашарга яраклы һәм затлы гөмбәләрнең дә, хитин күзәнәге күплектән, авыр ризык булуы билгеле. Ул үзе дә эшкәртелми һәм аның белән бергә ашалган ризыкларга да эшкәртелергә комачаулый. 
Шуңа күрә, ашказаныңа ышаныч булганда гына гөмбәне ашарга ярый, ә 14 яшькәчә балаларга аны бөтенләй бирмәскә киңәш итәләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, балалар уйнап йөргәндә, чи гөмбә тәмен татып караганда еш агулана икән. Ә ул бала кул астына урманда гына түгел, төрле җирдә – балалар мәйданчыгында да, паркта һәм бакчада да  эләгергә мөмкин. Кечкенә балагызның уйнарга чыккан территориясен тикшерергә гадәтләнегез.
Ә инде гөмбә җыярга җые­нучыларга, өйләренә токсинлы кәрзин белән кайтмас өчен, юллардан ераграк йөрергә киңәш итәр идек. Кәрзингә килгәндә, гөмбәне нәкъ менә шуңа җыярга кушабыз, чөнки пакетта һәм чиләктә ул бозыла.
Гөмбәне аягы белән кисеп алырга, төрле «неконденция»не алмаска һәм саранланмаска кирәклеге турында әйтеп торуны кирәк дип тә санамыйбыз. Боларны, үзен хөрмәт итүче һәр гөмбәче белә.  
Гөмбәне өйгә алып кайт­кан көнне үк әзерләргә кирәк һәм нинди бар – шундый савытта түгел. Гөмбәне цинкланган һәм ялтыратылган (глазурьланган) савытта маринадларга да, тозларга да ярамый. 
Һәм әл­бәттә инде, гөмбәне «әбиләрдән» сатып алмавыгыз хәерле. Чөнки сез аның кайдан җыелганлыгын, ничек сакланганлыгы, нәрсәдә тозланганлыгы турында, ә иң мөһиме – аларда радионуклидларның күпме микъдарда булуын беркайчан да белә алмаячаксыз. Моны бары тик экспертиза гына билгели.  
Кибетләрдә, шулай ук, сак булырга кирәк. Андагы гөмбәләр тикшерелгән булса да, сез сатып алганны бик озак көткән булулары бар. Яки яхшылап ябылмаган, төрелмәгән, алып кайтканда җәмшәйгән, йә булмаса, аларда товар турында мәгъ­лүмат бөтенләй булмаска мөмкин. 
 
Белешмә:                
Ак, гади гөреҗдә (груздь) һәм сары (җирән, рыжик) гөмбәләр генә шикләнмичә ашарга яраклы. Аларны алдан пешереп тормыйча гына әзерләргә ярый.
Калганнары – шартлы ашарга яраклы – аларны суда яхшылап юарга, аннары җебетеп тотарга яки пешерергә кирәк. Эшкәртү процессында гөмбәдәге агулы матдәләр чыга һәм бары тик шуннан соң гына алардан ризык әзерләргә мөмкин.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев