Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Солтанова: Ике ел тик «яткан» җыр бик уңышлы килеп чыкты

– Кабатланмас тавыш иясе, күпкырлы талантлы җырчы Гөлназ Солтанова исемле серле йолдыз­ны тамашачы тәүге тапкыр кайчан күреп алды микән?

– 2008 елда ныклап эстрадага тәүге адымнарымны ясадым. Казан Дәүләт мәдәният университетына укырга кергән елларымны аеруча сагынып искә алам, ул чакта ук зур сәхнәләрдә җырларга хыяллана идем. Шул елны мин «Йолдызлар фабрикасында» катнашып, «Сизәсеңме» дип исемләнгән тәүге җырым белән тамашачы алдында чыгыш ясадым. Эстрадабыз күгендә балкыган йолдызлар бәйләменә мине дә бер сәйлән итеп бәйләделәр сыман – күп кенә артистлар белән танышу бәхетенә ирештем. Тәүге тапкыр Зөфәр абый Билалов белән дуэт башкардым.
 – 2012 елда «Сагыну» җыры дөнья күрде. Соңрак әлеге җырга төшерелгән клип «Татар җыры» фестивалендә җиңү яулады. Туган якны өзелеп сагыну турындагы әлеге җырның тарихы нинди?
 – Бервакыт якын дусларым миңа «Туган авыл төшкә керә» дип исемләнгән русча җыр тыңлатты, ул 80нче еллар җыры иде… Туган як турында җыр иҗат итү идеясе шунда туды да инде. Фикеремне туган апама җиткердем, җыр текстын язуны сорадым. Көен иҗат итү эшен Лилия Таһировага тапшыр­дым. Иҗади эш барышында үз фикерләремне җиткереп тордым, шулай итеп җырны бергәләп язып бетердек һәм студиядә яздырып хит композиция иҗат иттек.
– Белүемчә, Сез бик күп сәяхәт итәргә яратасыз?
 – Сәяхәт итәргә, чыннан да, бик яратам. Кайларда гына булмадым: Гарәп Әмирлекләре, Тайланд, Мексика, Мальдивы, Төркия, Мисыр… Бу илләрдәге халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен күреп таң каласың!
– Шулай да, бер интервьюгызда: «Чит илдә яшәмәс идем, тизрәк туган ягыма кайтасым килә», – дигәнсез?
 – Әйе, чит илләрдә 10 көннән дә артык тора алмыйм, күңелем туган ягыма ашкына. Татарстанымны яратып, сагынып кайтам.
 – Сез – өч бала әнисе, шул ук вакытта популяр эстрада җырчысы… Бу ике «профессия» бер-берсенә комачауламыймы?
 – Җыр – ул минем хобби, бар нәрсәгә дә өлгерергә тырышам, әлбәттә. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә ирем белән өч бала тәрбияләп, тату гына яшәп ятабыз.
– Күптән түгел Филүс Каһиров белән дөнья күргән дуэтыгыз тиз вакыт эчендә үз тамашачысын тапты. Әлеге уңышлы проектның тарихын бәян итсәгез иде?
– Филүс белән уртак проектыбыз, чыннан да, бик уңышлы килеп чыкты. Филүс белән дуэт җырларга күптән хыяллана идем. Ике ел тик «яткан» бер җырны дуэт итеп җырларга Филүскә тәкъдим иттем. Ул тиз арада ризалашып, бер ай дигәндә бернинди каршылыкларсыз яңа уртак иҗат җимешебез туды. Җыр ярыйсы гына килеп чыккач, клип төшерергә уйладык. Сюжетның идеясе тулаем үземнеке.

Чыганак: Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев