Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлләргә гашыйк Гүзәл

Моннан сигез еллар элек социаль челтәрдә якташыма тап булдым һәм, әлбәттә инде, кызыксынып, куйган барлык фотосурәтләрен карап чыктым. Үстергән исәпсез гөлләрнең күплегенә, төрлелегенә һәм матурлыгына шаккаткан идем. Ул вакытта бик чакырса да, янына бару җае чыкмады, менә дистә елга якын вакыт узып барганда, ниһаять, күрештек.

Без килгәндә дә шул чәчәкләр белән мәшгуль иде Гүзәл. Өендә түгел, мәктәп ишегалдында. «Миллион гөлләр шәһәре» проектындагы шул зур санның 4 меңе Олы Ключида утыртылырга тиеш икән.  Мондый эштән, әлбәттә инде, читтә кала алмый җиңел куллы ханым. Әле үзе генә дә түгел, кызы Гөлия белән оныгы Арсланны җәлеп иткән.


Ключи зур авыл булса да, Җәләлиевләрнең торган йортларын бик тиз таптык. Чөнки ул бүгенге мода буенча биек итеп таштан түгел, ә шыгырдап торган сап-сары бүрәнәләрдән бер катлы итеп кенә салынганга, башкалардан аерылып, үзенә бер төрле җылылык һәм нур бөркеп тора. Барлык уңайлыклары булдырылган иркен агач өйнең ташка караганда никадәр өстенлекле булуын эченә кергәч тә аңлыйсың. Чөнки анда сулыш алуы да рәхәт.

Әлеге уртак ояларын ире Фәрит белән 2008 елда төзи башлый алар һәм бик тиз арада яңа өй әзер дә була.
...Сынауларны Аллаһыбыз яраткан бәндәләренә биргәнен беләбез. Шулай да һәммәбезнең бәхетле буласы килә. Бер-бер артлы тез астына суккан авыр­лыклардан соң егылган җиреңнән аяк­ланырлык көч табулары ай-һай авыр.

Бу гөлнең җимеш бирүен белә идегезме?

Хатын-кызларда ирләргә караганда рух көче күбрәк, диләр. Бу, чынлап та,  дөрестер, чөнки дөньяда юкка чыктым дигәндә тернәкләнеп, якыннарына да кабат яшәү сулышы өрүче нәфис затларга мисаллар бик күп.

Тормышында авырлыклар белән йөзгә-йөз бер генә тапкыр очрашмаган 43 яшьлек язмабыз герое да шундыйлардан. Әйе, ул бүген елмая, тыйнак кына көләргә дә кабат өйрәнеп килә, әмма диңгез кебек зәңгәр күзләре тирәнлегендә күтәрә алмаслык сагыш яшеренгән.


– Бар дөньяңны онытып, Аллаһка тиңләп яратырга ярамый икән. Мин Фәритне шулай яраттым. Ул минем өчен бөтен җиһан булды, ул дип һәм аның өчен яшәдем, мин анда эреп беттем.

Язма тулысы белән газетада бастырылды (№52).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев