Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Генераль прокурорга ничек мөрәҗәгать итәргә?

– Законлы көченә кертелгән хөкем карарына шикаять белдереп Россия Федерациясе Генераль прокурорына мөрәҗәгать итеп буламы һәм моның өчен нинди документлар таләп ителә?

– Законлы көченә кертелгән суд карарын югары торучы суд  юкка чыгара яисә үзгәртә ала, – дип сөйли Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин. – Шул ук вакытта  прокуратура органнарының  булган суд карарларына  аларның югары судта каралуына кагылышлы кассацион күрсәтмәләр чыгарырга хокукы бар. Россия Федерациясе Генераль прокуратурасында Россия Федерациясе субъекты прокурорының аннан алда кабул ителгән карары буенча нигезләмәләр кертелгән һәм шулай ук Россия Федерациясе Югары судының апелляцион тәртиптә караган җинаять эшләре буенча мөрәҗәгатьләр  карала. Мөрәҗәгатькә прокурор җавабының һәм шулай ук дәгъваланган суд карарларының күчермәләре беркетелә. Мөрәҗәгатьтә хөкем чыгарган беренче инстанция судының исеме, хөкем карары чыгарылган дата, эшнең апелляцион  нәтиҗәсе, хөкем карарын үзгәртүне таләп итүченең фикерен раслаган  нигезләмәләр булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокурор обращение генеральная прокуратура