Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөбенә елгасында боз шартлаттылар

​​​​​​​Шартлау Татар Наратлысы авылыннан ерак түгел генә булды.

Елгаларда боз шартлату - кирәкле  операция. Кире очракта бәла-каза чыгуын көт тә тор. Зур боз кисәкләре үз юлларында  күперләрне, дамбаларны җимереп ташларга мөмкин. Боз тыгылып торак пунктларда су басулар да була.  Менә шундый тыгылулар булмасын өчен  быел Гөбенә елгасында  боз шартлатуларны Казанның югары хәрби танк команда училищесының шартлату  төркеме хезмәткәрләре башкарды.  Алар барлыгы 38 урында бораулап 26 килограмм шартлаткыч матдә  куйды. Шартлату урыны 300 квадрат метрны тәшкил итте.   Андый  урыннар  бозның калынлыгына карап сайланды. Бу эшләрнең төп максаты -  язгы ташуны бәла-казасыз уздыру. Су ташыган вакытта  су өсте сизелерлек күтәрелә һәм ул суның ярдан контрольсез чыгуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә  мондый превентив чаралар  язгы ташуны куркынычсыз уздырып җибәрергә ярдәм итә.  Авылларда яшәүчеләр үз чиратларында  язгы ташуның  тыныч узуына өметләнә.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС России весна паводок Кубня взорвали лед Татарские Наратлы