Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газета килү бәйрәмгә тиң көн

Әссәләмүгаләйкем хөрмәтле редакция хезмәткәрләре һәм абунәчеләр!

Сезгә Васильево бистәсеннән 90 яшьлек Оркыя әбиегез рәхмәт сүзләрен һәм сәламнәрен юллый. Шушы «Яшел Үзән»не алдыручы укучыларны да якын күреп язуым. Чөнки район газетасының нинди авырлыклар белән чыга башлавын иптәшем Нурулла абыегыз белән күрдек. Рәзил Вәлиев һәм башка милләт җанлы шәхесләребез районда татар мәктәбен һәм татар матбугатын булдыру өчен күп ишек шакыганнарын да яхшы беләм.
Газетабыз бик бай эчтәлекле – яңалыклар, файдалы киңәшләр дисеңме, мәкаләләрегезне вәгазь итеп сөйләрлек. Боларның барысы да сезнең тырыш хезмәтегез күрсәткечләре. «Яшел Үзән» озын гомерле булсын. Кулыма каләм алырга мәҗбүр иткән фикер турында языйм әле. Без Васильево мәдрәсәсенең беренче шәкертләре булдык. «Тәүге карлыгачлары» дип газетага да язып чыктылар. Беренче мөгаллимнәребез Хәдичә ханым белән Хәлимә ханым булды. Гарәп хәрефен танып, дога, Коръән укырга өйрәттеләр. Рәхмәт әйтеп гел искә алабыз. Шушы вакытта аларның вафат булган көннәре, кылган догаларыбыз рухларына барып ирешсен иде. Безгә алар һәрвакыт: «Хәсбиаллаһы вә нигъмәл вәкил» ая тен укып йөрегез, явыз нияте булганнар зыян китерә алмас, чөнки ул Аллаһым минем белән дигән мәгъ нәне аңлата. Бер газетада мәкалә чык к ан һәм анда түбәндәге юллар бар иде: «Без вирусның куәтле чагында палатада дүртәү яттык, бишенчегә 80 яшьлек әбине дә салдылар, ул бездән соң керсә дә, алданрак чыгып та китте. Чөнки ул «Хәсбиаллаһы вә нигъмәл вәкил» аятен гел укыды. Сез дә гел әйтеп йөрегез, иншАллаһ, ярдәменнән ташламас дип әйткән иде. Хастаханәдән чыккач, гел укып йөри торган булдык». Менә шулай, Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң аның, теләкләрне тели белергә генә кирәк. Йә Раббым, һәрбарчабызга да ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булса иде.
Ә газета килгән көнне көтеп, шатланып йөргәнемне балалар да белә. Әби әйдә бие, дип шаяртып, газетаны алып кереп бирәләр. Шулай бергә-бергә тыныч дөньяларыбызда яшәргә насыйп булса иде.
Оркыя Бикмуллина.
Васильево.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев