Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гайшә әбинең гарәпчә белүен, гомер буе дин тотып яшәвен халык, әлбәттә, бәяли, хөрмәт итә

Ул абыстай – авылның Акъәбие була.

1990 елда аягын сындыра. Норлат табиблары килеп, «крупный перелом» дигән диагноз куялар да, китеп баралар. «Бу әби терелә алмас, үләр, дип уйлаганнардыр инде. 8 ай урында яттым. Күршеләрем карады, хәзер дә карыйлар. Менә шулай, Аллаһының рәхмәтендә яшәп ятам. Шушы көнгә кадәр үземә үзем пешерәм, үземне йөртәм әле».

Күршеләре Зөлхәбирә апа белән Юныс абый Әхмәтовларга Гайшә әби чиксез рәхмәтле. Үз аналарын карагандай тәрбиялиләр, ялгыз карчыкның йорт тирәсе тышкы яктан да, өй эчендә дә, өс-башы да тәртиптә, чип-чиста. Гайшә әби мунча керәсен яратмый икән, шул күршеләренең уллары аның өендә, җылы суларын да краннан гына агарлык итеп көйләп, ванна урнаштырып биргән.

«Минем ваннам бар, мунча кебек!» – ди, әңгәмәдешебез, көлеп.

– Аллаһының рәхмәтләре яусын күршеләремә! Зөлхәбирә өйдә ярдәм итсә, Юныс бакча-йорт тирәсен карап тора. Мин аларга гел хәер-догада торам, игелекләре үзләренә кайтып, гомер буе рәхәт күрсеннәр, – ди Гайшә әби.
1

00 яшьлек әбинең президент хәтле президентка мөрәҗәгатен ничекләр итеп яздырырбыз инде, дип борчылып барган идек. Ә ул безне, бернинди репетицияләрсез, матур һәм дөрес итеп, кирәкле сүзләрен табып, беренче дубльдә үк менә дигән итеп сөйләп бирүе белән шаккатыр ды! Мондый ачык зиһен, яхшы хәтер, чынлап та, тирән картлыккача гомер буе Коръәнгә тугры булганнарга биреләдер.

Сокланып, тулы тәэсирләр белән кайттык без Гайшә әби яныннан. Ул чынлап та, якты әби, ак әби. Уразаларын тотарга Аллаһыбыз аңа сәламәтлекләрен бирсен, олугъ юбилеен шатлыкларда каршыларга язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев