Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Гармунчы» дигән даны бар

Норлат мәдәният йортында үткән бер генә концертны да, агитбригада чыгышларын да гармунчы Габидуллин Хәдистән башка күз алдына китереп булмый.

Ничә туйны, гаилә бәйрәмен, юбилейны алып барырга туры килде гармунчыбызга?! Үзе дә санын күптән югалткан инде... 
Балачактан ук Хәдиснең нәни бармаклары әтисенең гармун телләрен баса башлаган. Әтисе- гармунчы, әнисе- җырчы, күрше Кәрим абый- кыңгыраулы гармунда уйнаучы- алар барсы да малай өчен беренче музыка укытучылары булды, татар моңын аңларга өйрәтүчеләр иде. 
Хәдис Харисович күп еллар Норлат АТС ында шофер булып эшләде, ләкин баяныннан аерылмады. Сылу тормыш иптәше Мәдинә белән өч ул үстерделәр. 
Бүген кадерле гармунчыбыз лаеклы ялда. 
Аның өчен һәр яңа көн халкыбызның матур моңларыннан башлана. Иртән бер баянын уйнатып алса, кичен синтезаторда көйләп күңелен юатып ала. Моңсыз, җырсыз яши алмый ул!!! 
Норлат китапханәсендә оешкан "Җырлы күңел" төркеме белән ун елдан артык эшләп килә. 
Кадерле якташыбызга сүнмәс дәрт, илһам, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет, олы хөрмәт телибез. Бик яратабыз, ихтирам итәбез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. 
Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев