Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаризасыз баланы мәктәптән дә алып булмый

– Дәресләрдән соң улымны апасы алыр дип уйлаган идем. Әмма сыйныф җитәкчесе, баланы бары тик ата-анасы, алары да гариза буенча гына алып китә ала, диде. Бу законлымы? Әгәр дә кызым миннән ышанычнамә белән барса, аны кире борачаклармы?

– «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон нигезендә, мәгариф оешмасы үз эшчәнлеген әлеге закончалыкка туры китереп башкарырга, шул исәптән «укучыларны укыту һәм тәрбияләү, карау өчен куркынычсыз шартлар булдырырга» тиеш.
Белем бирү оешмаларыннан балаларны бары тик аларның законлы вәкилләре (әти-әнисе яки аларны алмаштыручы зат) генә алып китә ала.
Шуңа күрә мәктәп, уку процессы вакытында балаларны алып китү өчен, ата-аналардан язма гариза таләп итә. Шулай ук нотариаль ышанычнамә ясатырга мөмкин.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев