Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаиләдә низаг, ызгыш чыктымы? Белгечләр белән киңәшләш

Пәнҗешәмбе көнне, 31 октябрьдә, гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге гаугалы хәлләрне кисәтү буенча «кайнар линия» эшли башлаячак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә балаларны тәрбияләү һәм аларны карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналар, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә була. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы,Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре гражданнарга консультация бирәчәкләр: 
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 9.00 дән 17.00 гә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X