Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә: әти-әни тотка, балалар – көзге

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге.

Гаилә ул – олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан  кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату гаиләдә яшәү – бәхет ул. Матур гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү– һәрберебезнең бурычы.

Гаилә – ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Менә инде  унынчы ел бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен  билгеләп үтәбез. 2018 елның 7 июлендә дә Яшел Үзәндә  зур тантана көтелә. «Бу көнне чын мәхәббәткә багышлыйбыз...» дип аталган бәйрәм чарасы шәһәр күлендәге кабырчыкта 11 сәгатьтә башлана. Гаиләгез белән бирегә килеп, рәхәтләнеп ял итегез.
Шушы көндә быел бергә яши башлауларының юбилеен бәйрәм итүче парларны да котлаячаклар. Алар өчен махсус Мәскәүдән килгән  «Анатолий» вокаль дуэты яшел үзәнлеләрнең яраткан җырларын башкарачак.

Рәсемдә: Ләйлә һәм Рөстәм Хәбировлар: «Беребез өчен беребез кирәк, бергә шулай җиңелрәк!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск семья праздник любовь Яшел Үзән день семьи день семьи любви и верности