Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаилә бәхетен сатып алып булмый

Хәзерге заманда аерылышуларны сирәк күренеш дип әйтеп булмый. Статистикага караганда, гаиләләрнең 50 процентка якыны таркалуга дучар була. Сәбәбе нәрсәдә икән соң?

Хатын-кызны гаилә тоткасы дип әйтәләр. Шулай булгач, гаиләнең тотрыклылыгы күп вакытта хатын-кызга, аның сабырлыгына бәйле. Акыллы хатын-кызлар иренең беренче киңәшчесенә һәм ярдәмчесенә әйләнә. Бу тема уңаеннан телевидениенең үзәк каналында бара торган «Давай поженимся» дигән тапшыруына тукталасым килә.  Анда алып баручыларның берсе Роза Сабитова кияү егетеннән байлыгының күпме булуын сорамыйча калмый: фатиры бармы, машинасы, хезмәт хакы күпме? Алар ир-атларны байлыгына карап бәяләргә ярата. Сөйгән ярларын үзләре таба алмагач барадыр дип уйлыйм мин  бу тапшыруга кияү егетләре. Баруга баралар, әмма күбесенең аннан үз парын табу түгел, кәефе генә төшеп кайта.  Кияү табарга ниятләп килгән кызларга да егетнең үзе түгел, ә байлыгы мөһимрәк булуы ачыклана. Кызларга шундый киңәш бирер идем: байлык артыннан кумагыз, мәхәббәтегезне байлыкка сатмагыз. Сатып алынган мәхәббәт озакка бармас. Гаилә кору бәхетенә ирешә калсагыз, алда сезгә бергә яшисе, бергә торасы һәм тормыш алып барасы бар. Ә гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча тормый. Без бу дөньяга ярату-яратылу өчен туган. Гаилә, минемчә,  иң беренче чиратта мәхәббәттә корылырга тиеш.

Рушания Фазуллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X