Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаҗәеп коллекция хуҗасы

Бабасы Гыйльфан К.Насыйрида малайлыкта була. Шуңа да аның гаиләсенең йорт нигезе бөек галимебезнең нигезенә ябышып ук урнашкан. Бәлкем дә әлеге гаилә дәвамчыларына затлылык Каюм бабадан күчкән диясе килә.

 

Авылдашыбыз Фәния Низаметдинова турында ишек аллары, капка төпләрендәге матурлыкны күреп бик иҗади икәнен чамалый идек. Әмма аның әле картиналар чигүе һәм брошкалар җыюы турында белми килдек. Бу сер күпләргә "Чәй йорты"нда оештырылган күргәзмәдә генә ачылды. 
Әйе, Фәния ханым авыл халкына 14 ел буе туплап килгән элеккеге брошкалар коллекциясен тәкъдим итте. Алар күз явын алырлык, алар бер-берсен кабатламый. Әлеге четерекле һәм чыгымлы да хоббига балачак хыялы алып килә аны. Нинди зур сабырлык, эзләнүчәнлек таләп итә торган шөгыль. Моннан тыш Фәниябез кышкы кичләрдә бик матур, затлы картиналар да чигә икән. Искитмәле матур эшләр!
Фәния ханымга сокланып, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз. Сез авылыбызның асыл заты, горурлыгы! Рәхмәт Сезгә!

Рәмил Шакиров.

Кече  Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев