Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаеп – атта да, тәртәдә дә

«Үзебезне чүплектә яшәгәндәй хис итәбез – ул бөтен җирдә!» Соңгы өч атнада редакциябезгә иң еш зарланып мөрәҗәгать иткән тема шул. Безгә килгән фотографияләргә һәм шулай ук, махсус корреспондентларыбыз мәгълүматларына караганда, бәйрәм көннәрендә чүпләрне бөтенләй алып китмәгәннәр.

Бик күпләр минем белән килешер дип уйлыйм – сәер закончалык: кыйм­мәтрәк түли башладык һәм шактый суммага, ә хезмәт күрсәтү берничә тапкырга начарланды. Әмма тарифларның үсүе бөтенләй сыйфат белән түгел, ә калдыкларны алып китү шартлары үзгәрүенә бәйле, дип аңлата Көнбатыш зона буенча өлкә операторы, «УК «ПЖКХ» генераль директоры Сергей Богатов:
– Чүпне Әйшә полигонына чыгару бер нәрсә, ә Самосырово янындагы «Восточный» полигонына илтү – икенче мәсьәлә. Аңлавыгызча, ара ераклыгы берничә тапкыр арта. Чынлап әйтсәк, Әйшә полигоны ул чүплек кенә, анда калдык­ларны тыгызлау да, бернәрсә дә юк иде. шуңа күрә даими рәвештә янгыннар чыгып торды. Соңгы елларда ул экологик катастрофа куркынычы тудырырлык дәрәҗәдә тулды.
Бәяләр мәсьәләсе азмы-күпме аңлашылды. Россия буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасында иң түбән тарифлар дип, Сергей Александрович шатландырып та куйды әле. РФ башка субъектларында каты көнкүреш калдыкларын чыгару бәясе 100-150 сум. Әмма... Күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты белән нишләргә? Кыйммәтләнгән хезмәт күрсәтү берничек тә сыйфатның түбәнәюен күз алдында тотмый бит инде, шулаймы? Биредә, сез күргән фотоларга карап фикер йөртсәк, шулай килеп чыга. Моңа карата Сергей Богатовның аңлатмасы түбәндәгечә булды:
– Быел контейнерлар мәйданнарында чүп күләме күзаллап булмаслык күп. Моңа кадәр калдыкларны Әйшә полигонына ташучылар, хәзер аларны «Восточный» полигонына илтеп тормыйча, экономия ясап, намуссыз рәвештә шәһәр һәм район контейнерларына ташлый. Без бүгенге көндә әлеге ваемсыз эшмәкәрләргә карата җәза турындагы мәсьәләне хәл итәбез. Ял көннәренә һәм Идел аръягы зонасына килгәндә – проблемалар чынлап та булды, 1-2 көн дәвамында без аларны чишәчәкбез, – дип вәгъдә бирде җитәкче.

Тик менә нигәдер биргән вәгъдәсен гамәлгә ашыру бик барып чыкмады. Мәкаләнең астында куелган фотода Норлат чүп савыты мәйданчыгы. Дөресен генә әйткәндә, картина бәйрәм көннәрендәгесеннән, хәлнең тагын да мөшкелләнүе белән генә аерыла.
– Менә бу күренеш безнең Норлат авылының изге җире янында. Чүплек артында зиратыбыз, уң якта мәчетебез, ә юл аркылы балалар мәйданчыгы. Менә рәхәттә яшибез, чүплек арасында. Балаларыбыз шул шакшыны күреп, чүплек исен иснәп үсә, – дип уртаклаша Лилия Габделбариева.

Тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№34).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X