Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын томан турында кисәтә

Иртәгә төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда томан төшүе ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада һәм башкалабыз Казанда иртәгә төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куе томан вакытында ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәклеген искәртә. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән элемтә һәм навигация чараларын алырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә бер юлдан икенчесенә күчкәндә һәм башка машиналарны узганда хәрәкәт юлында сак булырга яисә ул адымны ясамый торырга киңәш ителәр. Трассада һәм шәһәр эчендә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген саклау, ә юлга чыгар алдыннан автомобильнең тормоз системасы төзеклеген тикшерү хәерле булыр.

Мәгълүмат “Татар-информ”нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев