Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Габдулла Тукай – төбәгебезнең горурлыгы» муниципаль сәнгатьле сөйләү бәйгесе узды

Яшел Үзәннең 4нче гомуми урта белем мәктәбендә “Габдулла Тукай – төбәгебезнең горурлыгы” исемле сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде.

Бәйрәмгә кунак булып язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһим; язучы, Татарстанның Һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхаки исемендәге премия лауреаты  Рәфкать Кәрами;  Яшел Үзән районының Г. Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Филиппова Клара Мәрдән кызы килделәр.

 

Бәйге Тукайга багышланган матур тантана белән башланып китте. Габдулла Тукайның балачагы, гомер сәхифәләре һәм иҗаты   театраль күренешләр, шигырьләр, җыр һәм биюләрдә чагылды. Татар шагыйренең  сүзләре чуашча, инглизчә һәм русча да бик тәэсирле  яңгырады.

Шигърият бәйрәменә  шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 29 укучы килде. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен йөрәкләре аша үткәреп, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кечкенәрәкләр  “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Фатыйма белән Сандугач”,  “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”  шигырьләрен бик яратсалар, өлкәнрәк сыйныфларда укучылар ”Милләтчеләргә”, “Ана догасы”, “Государственная думага”, “Китмибез”, “Теләнче”, “Алдандым”  кебек җитди мәсьәләләрне   күтәргән һәм тирән хисле  шигырьләрне зур осталык белән башкардылар. Тукай әнә шулай үлемсез әсәрләре белән яшь буынның күңелләрендә мәңгелек урын ала.

Без: “Яшел Үзән төбәгендә Габдулла Тукай эзләре  бар”, диеп тә горурлана алабыз әле. Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы Хәбибуллина Бәчек авылында гомер иткән, аның кызы Өммеһания   шул авыл мәктәбендә балалар укыткан.  Укучылары әле хәзер дә исән, бу изге күңелле кешеләрне олылап искә алалар. Ә менә Мулла иле авылында Габдулла Тукай үзе булган. 1910 нчы елның җәендә Гыйззәтулла Галиәкбәров исемле укытучы егет Габдулла Тукайны мәктәбен күрсәтергә алып кайткан булган. Клара апа Мәрдәновна  бу истәлекләрне кадерләп сакларга кирәклеге турында әйтте, укучыларны йөрәккә үтеп керердәй итеп чыгыш ясаулары өчен мактады.

Тукай бәйрәмендә язучылар белән очрашу да тамашачылар күңелендә җылы хатирә булып калыр. Татар телен белсәң, аның бай әдәбиятын  укып, рухи көч, ләззәт алырсың.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигърият бәйрәме әнә шулай матур үтте. Без Тукайлы булуыбыз белән горурландык, аның шигырьләрен тыңлап хозурландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев