«Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте составына кергән предприятие һәм оешма командалары арасында футбол ярышында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» командасы җиңүче дип табылды.
Турнир «Сәламәтлек-2018» спартакиадасы кысаларында узды.
Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, холдинг составына кергән предприятие-оешмаларында спорт ярышлары еш уза һәм биредә сәламәт яшәү образына өстенлек бирәләр.
Фото: zdship.ru
Нет комментариев