Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында мәдәни чаралар оештырыла.

22 июньдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестивале кысаларында Григорий Фридның «Анна Франк хатлары» операсы булачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

25 июньдә – «Музейда футбол төне».

26 июньдә – «Иман моңы» VII Халыкара музыка фестивале концерты үтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

29 июньдә – Tatar stars концерты. Башлана 18.00 сәгатьтә.

5 июльдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестиваленең гала-концерты һәм мультимедиа шоу көтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Моннан тыш, 21 июньнән 15 гыйнварга кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Мәскәүнең Дәүләт тарих музее фондларыннан «Корольләрнең уеннары» күргәзмәсе эшләячәк. 

Фото: Т.Волкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X