Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фронт хатларын җыю дәвам итә

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты халыктан республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттагы хатларын җыюны дәвам итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, чаралар әзерләгәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген саклап калу мөһим шарт булып тора. 
Бөек Ватан сугышы үзенең масштабы, киеренкелеге, корбаннары, югалтулары һәм җимерелүләре буенча дәүләтебез һәм дөнья җәмәгатьчелеге тарихында тиңнәр юк.
Бу сугышта җиңүгә күп милләтле халкыбызның югары патриотизмы аркасында ирешелгән.
Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм гражданнарның рухи хисләрен күтәрү максатында, Россия Федерациясе оборона министры тарафыннан ветераннарга рәхмәт йөзеннән, «Пат риот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсен төзү турында карар чыгарылды. 
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 24 мең 520 фотографиясен җыйган инде. Сугышта катнашкан 684 мең татарстанлыга «Хәтер юлы» галереясенә мәгълүмат аныкланган һәм тапшырылган.
Республика халкы хәрби комиссариатларга Бөек Ватан сугышында катнашучының фотосурәте (сугыш һәм сугыштан соңгы чор), мәгълүматы һәм фронт хатлары белән мөрәҗәгать итә ала. Комиссариатлар хезмәткәрләре гражданнарның үзләре катнашында хатларның күчермәсен ясап алып калачак.
Бу уңайдан, Татарстан Республикасы халкының актив гражданлык позиция күрсәтүе һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә актив катнашуы сорала.
Белешмәләрне 8(843)221-43-09 телефоны буенча алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев