Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин: «АВЫЛНЫ ЯШӘТЕРГӘ КИРӘК»

Яшел Үзән районына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе кысаларында кунакларга Олы Яке крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге күрсәтелде.

Әйе, Олы Яке уңганнарын респуб лика кунакларына тәкъдим итәргә дә оят түгел шул. Әле еш кына шушы якларда командировкага чыгып йөрсәк тә, быел яз яңа гына үз эшләрен булдырган «ТатЯгода» кластерын үз күзләребез белән күргән юк иде. Биредә җиләк ябык грунтта үсә, бер гектар мәйданда 50 мең үсенте бар. 12 млн. сум инвестиция керткәннәр, киләчәктә арттырырга исәпләре. Бүген бер үсентедән 500-700 гр җиләк җыеп алганны, алга таба 
1 кг алып, уңышны 100 тоннага җиткерергә исәпләре. Әлеге бизнес үз-үзен ике елда аклар дип өметләнәләр. Шушы якларда җиләк үстереп, мул уңыш алып булуын үз мисалында Илдар Ситдыйков күрсәткән иде инде һәм аңа күпләр иярде. 
Республика җитәкчеләре гаилә фермасы төзер өчен 200 мең сум грант откан Алсу һәм Илнур Мөхәммәтҗановлар шәхси хуҗалыгында да булды. Без инде бу тырыш гаиләне берничә тапкыр газе-табызда як тырткан идек. Менә Фәрит Мөхәммәтшин да алар белән якыннан танышты. Барлыгы 20 мөгезле эре терлек, шул исәптән 7 сыер асрыйлар. Көненә 70-80 литр сөт савалар, бер сыерга 10-15 литр сөт туры килә. Бизнеслары инде җайлашкан: сөтне шәхси эшмәкәргә 19 сумнан тапшыралар. Ат-нага бер тапкыр үзләре дә Тура авылына барып саталар. 
Алга таба китеп, шушы ук Олы Якедә күркә үстерү белән шөгыльләнүче Булат Җиһаншин хуҗалыгы белән дә танышып чыктык. Аның КФХсында 18 меңнән артык күркә исәпләнә. Елына 560 тонна ит җитештерә. 3 млн. сум грант алган булганнар. «Кредитларның яртысын капладык инде», – ди фермер.
Семинарның практик өлеше тәмамлангач, пленар утырышка Зур Ключи мәдәният йортына җыел-дык. Марат Әхмәтов күргәннәрдән уңай тәэсир алуын белдерде. 

Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев