Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Француз теле укытучысы Татар Танаенда сыерлар тота

Күз алдына китерәсезме: өч уку йортын тәмамлаган кеше (аның икесе югары белем) шәһәр тормышын, дәрәҗәле эшен ташлап, авылга кайта. Алай гына да түгел, баш-аягы белән кош-корт үстерергә, терлекләр асрарга керешә.

Петр Сәгыйтов Татар Танаена Ташкенттан кайтып төпләнә. Биредә туганнары яши һәм алар гаиләсе белән җәй саен үзләренә йорт сала, шулай итеп бөтенләй монда төпләнеп калырга дип алдан ук әзерләнәләр. 
Моның өчен авылда торган буш нигезне сатып алып, биредә 12 баш сыерга исәпләнгән абзар салалар. Бүген Сәгыйтовларның 19 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шулай ук, икенче корылманың да фундаменты әзер, анысы 30 башка исәпләнә. Мин инде әңгәмәдәшем сөйләгәннәрне авызымны ачып тыңлагач: «Боларның барысына да акча кайдан аласыз», – дип сорамый булдыра алмадым. 
 

– Әти-әниемне, энемне һәм мине монда кан тартып кайтарды, дисәң дә була. Әти-­әни инде пенсиядә. Беренче 600 баш бройлер чебиләр алып үстергән идек. Күп ашыйлар, тәрбия дә сорыйлар. Шуннан соң мал-туар асрауга күчтек, – дип сөйли Петр.
 

Дәвамы газетабызда (№52)

Илсөя Завилейская фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев