Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фотоларны җибәрергә ашыгыгыз!

Яңа ел якынлашып килә...

Борыннарны мандарин һәм чыршы исе кытыклый. Бу бәйрәмгә ихлас шатланучылар, әлбәттә, балаларыбыз. Ә без зурлар аларга бәйрәм кәефе, шатлык һәм бәхет бүләк итү өчен барын да эшләргә тырышабыз. Инде өйләрегездә бик күпләрегезнең яшел күлмәкле чибәркәйләр балкып утырадыр. 
Хөрмәтле төркемдәшләр, без сезне кечкенә генә “Чыршы янында үзем” дип исемләнгән фото-конкурста катнашырга чакырабыз. Моның өчен, балагызның бизәлгән чыршы янында төшкән фотосын безгә җибәрергә кирәк булачак.

Җиңүчене Кыш Бабайдан бүләк көтә. Электрон адресыбыз һәрберегезгә мәгълүмдер дип беләбез, менә ул - yashel_uzen@mail.ru яки ВК төркемдә сообщение итеп тә юлларга мөмкин.

Фотолар 21 декабрьгә кадәр кабул ителә! 28 декабрьдә җиңүчене билгеләячәкбез.

Ашыгыгыз, бәйге кыска вакытлы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс дети новогодняя елка

2
X