Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәнис Вәлиев: «Мөмкинлекләр җитәрлек, иренмәскә генә кирәк»

Туган ягым, газиз авылым дип яшәүче, булсын дип тырышып, гаилә йөген тартып баручы гаиләләр белән очрашып, якыннан аралашуы үзе бер рәхәт. Авыл кешесе ихлас бит ул, ясалмалыкка урын юк. Андыйлар хакында эчендәге тышында диләрме?

Әрәнең иң күркәм гаиләләренең берсе Вәлиевләр белән танышкач та, шундыерак фикер калды. Аралашуыбыз бик озак булмаса да, һәр сүзен үлчәп, чын күңелдән әйтүләре беренче карашка ук сизелде. «Авылыбыз бик матур, тик юл да, кибет тә, медпункт та юк бездә!» – дип каршы алсалар да, Әрәне яратуларын яшермиләр. Гаилә башлыгы Фәнис 12 балалы гаиләдә төпчек булып туганга күрә генә биредә төпләнеп калмаган инде. Ул гомумән үз тормышын шәһәр җирендә таш йортлар арасында күз алдына китерми. Җир кешесе ул, хуҗалыгында өч сыер, үгезләр, сарыклар асрыйлар, «Кызыл Шәрык»та механизатор булып эшли. Ныклы терәге, хатыны Гөлфинә белән берсеннән-берсе чибәр өч кыз тәрбия­ләп үстергәннәр. Инде быел өченче кызлары Гөлзирәне дә туган оядан очыралар. Мәктәп бетереп, олы тормыш юлына аяк баса. Әле кайчан гына гөрләп торган йортта үзләре генә калу моңсу да инде бер яктан.
– Ир кеше бит инде ул барыбер малай көтә. Өч кыз тугач, эх, улым булмады, дигән уй башыгызга кермәдеме, – дигән сорауны Фәнис абыйга бирми кала алмадым.
– Юк, кая инде ул! Кызлар булгач, Аллаһ кушса, малайлар да туар, бәхетле генә булсыннар, – ди ул.
Кызларын яратуы, алар белән горурлануы йөзенә чыккан. Инде онык сөеп рәхәтләнәләр. Сөйләшә торгач, кияү балакайның туган авылым Олы Ачасыр­дан булын белгәч, гаҗәпләнеп киттем. Түгәрәк тә инде бу дөнья!

Тулы язманы газетаның 61 саныннан укырга мөмкин.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев