Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәнил Вакказов дөньяда иң курыккан әйберен атаган

«Мәйдан» каналын карарга, туй-концертларга йөрергә яратучыларга алып баручы Фәнил Вакказов исеме яхшы таныш. Аны якыннан белгән бер кеше: «Үзен эре тота», ди. Бу сүзләр белән үзе килешә микән?

 – Үзем турында ишетергә теләмәгән иң куркыныч сүзне әйттегез. Бу дөньяда иң курыккан әйберем – үземне эре тоту. Моны ихлас күңелемнән әйтәм. Бу сүзләр белән килешмим. Һаман шул ук гади Мәртен егете Фәнил булып кала бирәм. Яшәлгән еллар тормышымны үзгәртте, ләкин кеше буларак мине үзгәртмәде, – дип сөйләгән ул «Акчарлак»ка. – Ялкаулык белән аяусыз көрәш алып барам. Кайвакыт җиңеп тә куям, җиңелгән очраклар да җитәрлек. Кызганыч, соңгы елларда тыйнаклык белән көрәшергә туры килә. Чөнки бу кыргый капитализм чорында тыйнаклык кешенең кимчелеге итеп кабул ителә башлады. Бигрәк тә эстрада һәм күңел ачу өлкәсендә. Безне «тыйнаклык кешене бизи» дип тәрбияләделәр һәм мин әле дә бу шулайдыр дигән өмет белән яшим.

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев