Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр
Яшәеш

Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр

***

Фото: SHOT

Оренбург өлкәсендә физкультура укытучысын рәхимсез рәвештә үтергәннәр.

Богуруслан шәһәренең 1нче гимназия физкультура укытучысы Марина Садыйкова җанлы урамнарның берсендә үз машинасына утырганда, ишекне ябарга өлгерми, һәм аңа 42 яшьлек ир-ат ташлана. Ул аны машина салонына төртеп кертеп, буа башлый.

Марина кычкыра, ләкин аңа беркем дә ярдәм итәргә өлгерми. Аннары җинаятьче машинаны аның белән бергә урлый һәм юл-транспорт һәлакәтен инсценировкалый. 

Соңрак билгеле булганча, ир-ат психиатрия хастаханәсендә исәптә тора. Алар һәлак булган хатын-кыз белән таныш була, күрше йортларда яши.

 


Нет комментариев