Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Зәйнуллин – Президент кунагы

Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында Казан Кремленең Ак залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Халыкара спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Алар арасында безнең якташыбыз милли көрәш батыры Фирдүс Зәйнуллин һәм аның тренеры Фәрит Шәйхетдинов та бар иде.

Тантанада Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов катнашты. 
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан җыелучыларга мөрәҗәгать итеп: – Спортчының һәм аның командасының һәр җиңүе - ул республика җиңүе. Бу спортчының үзенең, аның остазларының, тренерларының, команданың зур хезмәте, спорт төрләре буенча Федерация иганәчеләренең һәм иң якын кешеләрнең зур ярдәме - бөтен республиканың зур эше. Һәр уңыш, һәр җиңү – Республика, Татарстан шәһәрләре өчен зур казаныш. Барыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезгә үсәргә, республикада спортны үстерергә, яңа үрләргә ирешергә һәм җиңүләрегезгә шатланырга сәбәпләрнең ешрак булуын телим! 
Очрашу ахырында физкультурачылар көне уңаеннан спортчыларны, тренерларны һәм спорт хезмәткәрләрен бүләкләү булды. 
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән 2019 елда көрәш буенча дөнья чемпионнары Фирзәр Гыйниятуллин, Ренас Кәлимуллин һәм Раил Нургалиев кебекләр белән беррәттән яшел үзәнле Фирдүс Зәйнуллин һәм көрәш буенча Россия җыелма командасы тренеры һәм шулай ук якташыбыз Фәрит Шәйхетдинов та бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, 
Яшел Үзән сабантуйларының баш батыры, бик күп мәртәбәле ярышлар җиңүчесе, призеры, спорт остасы Фирдүс Зәйнуллин быел дөнья чемпионы исеменә дә лаек булды. Фирдүснең Президент кулыннан мондый бүләкне алганы юк иде әле. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев