Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс кабат җиңүче

Милли көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ел саен уздырыла торган көрәш турнирын батырлар ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Бу ел да искәрмә булмады.

Әлеге мәртәбәле турнирда быел 50 командадан 292 кеше көч сынашты. Узган ел белән чагыштырганда, көрәшчеләр саны сизелерлек арткан. Былтыр 48 команда һәм 286 көрәшче катнашкан. 
Ике көн дәвамында республиканың иң көчле көрәшчеләре бил алышып, һәркем үзенең кем булуын исбатлады. Турнирда Яшел Үзәннән безгә яхшы таныш булган Фирдүс Зәйнуллин дә катнашып, чираттагы тапкыр үзенең батырлыгын раслады. Фирдүс үз нәтиҗәләрен яхшыртканнан яхшырта бара. Былтыр ул бу ярышта үз авырлык категориясендә III урынны алган булса, быел 130 килограмм югары үлчәү авырлыгында җиңеп, лаеклы рәвештә I урынны яулады. Бу, һичшиксез, зур дәрәҗә булып тора. 2019 ел аңа тагын бер уңыш китерде, ул дөнья чемпионы дәрәҗәсенә дә ирешкән иде. Фирдүсне яңа уңышы белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев