Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фикерем ТНВ каналына барып ирешсен иде

ТНВ каналында «Переведи!» – «Татарча өйрәнәбез» тапшыруын дикъкать белән карадык, көтеп алдык.

Татар дөньясының төрле төбәкләрендәге сөйләмнәр белән дә таныштырдылар. Бик файдалы тапшыру, алып баручы Нәфыйков та татар егетләренчә тыйнак та, белемле дә, тапшыруда катнашучыларга итагатьле булуы да күпләргә үрнәк.
Хәзер бу тапшыру яңача, яңа форматта алып барыла. Темалар да төрле, катлаулана баруы да, төрле чордагы кулланылган сүзләрнең безгә – безнең буынга кире кайтаруларына рәхмәт. Никадәр кулланыштан төшкән, элекке әби-бабайлар кулланган сүзләр, яшәештә кулланган әйберләрнең атамаларын белдек. Катнашучыларга уңыш­лар телибез. Бу тапшыру тагын да дәвам итсен,төрлеләндерелүен телибез.
Шушы тапшырудан татар сөйләме кулланылышының тагында киңәюен, чын саф татар телендә әйтелешенең телевидение тапшыруларында да кулланылуын көтәбез.
Чөнки телебез шулкадәр чуарланды, рус белән янәшә яшәп, рус сүзләренә күнгән идек инде. Ә хәзер, чит ил сүзләре басты телебезне. Һәр көн ТНВ тапшыруында «Кайнар хит» бара. «Хит»ның, «шоу»ның, «гран-при»ның, «грант»ның «клип»ның чын татарчасын гына түгел, хәтта русча тәрҗемәсен дә беләсе иде. Андый сүзләрнең иге-чиге юк бит хәзер. Менеджер, холл, тагын әллә ниләр. Татарстаныбызда бу сүзләрдән котыласы килә. Теләгән кеше шул телдә шул илдә сөйләшсен, өйрәнсен. Ә үзебездә үзебез телдә сөйләшсәк, күңеллерәк булыр иде, минемчә.
Бу язмамның ТНВ каналына барып ирешүен телим.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: переведи тнв телепередача Татарча өйрәнәбез