Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әфган – йөрәк ярасы

Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугышка Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды.

Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.

Ә бу мәгънәсез сугышта югалтулар аз булмады. “Груз-200” – Советлар Союзының бик күп авыл-шәһәрләре өчен гадәти йөккә әйләнде. Гомерләренең иң матур мизгелендә күпме яшьләр кырылды?! 15 февраль – үзләренең әти-әниләре, сөйгән ярлары белән саубуллаша да алмыйча башларын ерак әфган җирләрендә салганнарны искә алу көне.

Ул сугыштан бик күп хәрбиләр сәламәтлекләрен калдырып кайтты. Статистика буенча, яралар, контузия һәм имгәнүләр алучыларның саны 53 меңнән артып китә. Алар ел саен бу көнне билгеләп үтә. Сугышчы-интернационалистлар көне – солдат паегын бүлешкән һәм тау араларында көчле җилдән бер-берсен ышыклаган, разведкага йөргән һәм “дух”ларга каршы сугышкан полкташлары белән очрашу мөмкинлеге.

15 февраль, Әфганчылар көне тантаналы һәм сагышлы, ул һәрвакыт күзләрдә яшь һәм йөрәкне чеметтергән авырту белән уза. Әфган сугышыннан кайтмаган улларның аналары әле исән. Ул вакытта нәрсә өчен сугышканнарын да аңламаган яшь малайлар бүген парадта катнаша. Ул сугыштан гарипләнгән күңел генә түгел, ә җимерелгән язмыш белән кайтучылар да әле исән. Һәм алар барысын да хәтерли...

Үз гомерләре һәм сәламәтлеге белән исәпләшмичә дәүләт приказын үтәүчеләрнең батырлыкларын бездә халык олылый һәм онытмый. Ул сугыш – безнең фаҗига һәм безнең төзәлмәслек яра.

15 февраль ел саен – присягага тугры калып хәрби бурычларын үтәүчеләрнең хәтер көне.

Без аларга исәнлек-саулык, озын гомер, тыныч тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День вывода войск из Афганистана вечная память советские войска памятная дата