Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фермер династияләре конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә премия алды. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.

Мәсәлән, Лениногорск районының Ормышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәнзәт 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер эшчәнлеге белән җитди шөгыльләнә башлый. Хуҗалыкта алар 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр. Моннан тыш, 285 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4 атлары бар.

Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән мавыга. Династия башлыгы Фаиз фермер эшчәнлеге белән 2004 елдан, ә Данир – 2012 елдан шөгыльләнә башлый. Фермада 110 баштан артык эре мөгезле терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерә.

Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Салахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан шөгыльләнә башлый. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, 33,6 ц/га бодай, 31,1 ц/га арпа һәм 33,2 ц/га солы үстерәләр.

Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермер эшчәнлеге белән 2012 елдан бирле шөгыльләнәләр. Фермада 80 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 19ы-яшь терлек. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр. Алар шулай ук 23 центнер бөртек үстерәләр.

Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Җәүдәт династиясе башлыгы фермер эшчәнлеге белән 2008 елдан, ә Илшат 2011 елдан шөгыльләнә башлый. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрала. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерә. 40 тонна бөртек үстерәләр.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 февраленнән 21 мартына кадәр узган фермер династияләре конкурсында бер гаилә әгъзалары һәм аларның фермерлары булган туганнары, һәм гамәлдәге крестьян – фермер хуҗалыгы статусына ия булганнар катнаша алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев