Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фермер буласың киләме?

20 сентябрьдә Татарстанда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Яшь фермер мәктәбе» үз эшен башлап җибәрә.

Ике көн эчендә авыллардан килгән яшьләр эшкуарлыкны планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, укыту кысаларында тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм Татарстанның уңышлы фермерлары мәйданчыкларында булу планлаштырылган. Анда алар үз тәҗрибәләре турында сөйләячәк һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Шулай ук, әлеге укыту кысаларында бизнес-проектлар бәйгесе узачак, җиңүче үз продуктын рекламалау өчен полиграфик хезмәтләргә 30 000 сум күләмендә сертификат алачак.
Катнашу өчен авыл җирендә теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге үз эшләрен башларга теләүчеләр чакырыла.
Укулар тәмамлангач, катнашучыларга яшь фермер мәктәбе узу турында сертификатлар биреләчәк. Моның өчен, агымдагы елның 18 сентябренә кадәр гариза тутырырга һәм «яшь фермерлар мәктәбенә заявка» дип язып amo-rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк: . Өстәмә мәгълүматны (843) 221-75-97 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X